Кышкы юлда уяу бул!
2021 елның 1 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр "кышкы каникуллар" чорында Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 150 очрагы ачыкланган, шуларның 3се исерек килеш автомобильгә идарә итү очрагы. Шулай ук элегрәк, 2020 елның июлендә генә, идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән бер хатын-кыз тагы руль артында исерек килеш эләгә. Ул вакытта ааңа 30 000 сум күләмендә административ штраф салынып, 18 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.